Әби чаба, бабай чаба.
Тик битараф бала-чага
Улы чаба, кызы чаба
Кайдан килеп чыккан бәла.
Һич кайгысыз тыныч кына
Җылы өендә ятканда
Әллә каян әби-бабай
Пичәтле серле хат ала

Бабай китә улына таба,
Әби оныгына чаба.
Әллә нәрсә, аңлашылмый,
Аңлашылса, башка сыймый.
Гомер иткән өе, имеш,
Мунча, сарай, җире, имеш,
Чүт-исәпкә салынмаган,
Паспорт фәлән алынмаган.
Паспорт дигән документсыз
Ул аныкы түгел икән,
Дөнья белән саубуллашса,
Улы-кызы, оныклары
Өйдән коры кала икән.

Әби-бабай зур борчуда:
Бергә картайган йорты ла,
Ничек аларныкы түгел,
Хет үтер, ышанмый күңел,
Күңел бер хәл, закон бабаң
Инде күптән план корган
(Аны тыңламыйча булмый)
Паспорт ясат дип боерган.

Әби чаба, бабай чаба,
Улы үлчәүчеләр таба.
Җирен, өен үлчәт икән.
Һәр язуда пичәт икән,
Пичәт саен, язу саен
Кесәңне дә бушат икән,
Үлчәүчеләр, пичәтчеләр.
Барысы да бик шәп икән.
Нәкъ законча акча алып,
Нәкъ законча вакыт табып,
Сине кат-кат йөртә икән.

Әби чаба, бабай чаба,
Йә, Рабби, бу ни замана?!
Һич тә аңлап бетермиләр,
Паспортның очын күрмиләр,
Хәлдән тая әби-бабай.
Пенсияләр күптән долой,
Субсидия тиеннәр икән,
Аны да бирмиләр икән,
Өйгә документ сорыйлар,
Яшәгәнгә ышанмыйлар.

Шулай йөреп айлар уза.
Әби-бабай ..аяк суза.
Бер кайгысыз яшәгәндә
Кайдан чыкты бу мәшәкать
Безне шулай “кайгыртканга”
Кемгә әйтик икән рәхмәт
Хәзер инде алар йөрми
Паспорт хәстәрен дә күрми
Ташы ташка ярылсын, ди.
Чурту өе, дөньясы ди.
Ярты-йорты бу өй белән
Кирәк кеше баесын, ди

Май 2007 ел