Салып алгач бер “ак”ны,
Сәлим кызды шул чаклы
Карчыгын кыйнап атты,
Кулына балта тотты.
“Минме, - диде, - бер көчсез?
Минме, - диде, - бер эшсез?
Мин булганда каршымда
Биеп кенә йөрерсез.
Күрсәтермен мин сезгә
Кем икәнен Сәлимнең
Барыгызны бер почмакка
Өеп куям әле мин.”
Тәрәзәләр коелды,
Йортка халык җыелды.
Бу күренеш күршеләргә
Тамашадай тоелды.
Ә Сәлим бирешмәде.
Бүген ул күп “эшләде”
Куәтен исбат итәргә
Ватар әйбер эзләде.
Тинрә-юнь дә охшап калды
Җимерек харәбәгә
Гаиләсе шок хәлендә
Белми нәрсә дияргә
* * *
Тормышыбызда таяныч,
Зур терәк безнең ирләр.
Әмма кайчак арабызны,
Чүпли шундый Сәлимнәр

1972ел