Бар ягым да артык, туганмын дип,
Булыр өчен сезгә баш кына.
Йөргән була берәү һаваланып,
Тик белми шул:
Җитеп бетми аңа баш кына.

* * *

“Дөресен” сөйләүчегә:

Сөйли бит ул һәрвакыт тик “дөресен”,
Оршышса да, әйтә тик “дөрес” кенә.
Аңлый алмый бары шуны бичара,
Бу “дөрес”тәп нигә рәхмәт юк аңа.
Ә югыйсә хакыйкәт бик кечкенә,
Һәр сөйләүче хаклы, дөрес үзенә.