Саубуллашты галәм җир-су белән
Көзнең соңгы елак көнендә.
Күз яшьләре булып акты яңгыр
Туктамыйча көнен-төнен дә.
Давыл булып гайрәтләнде көз дә,
Агачларны бөкте, сындырды.
Кара төндә түбә өсләренә
Таш-түмәрләр алып тондырды.
Күк йөзендә пәйда булып торды
Бер-бер артлы кара болытлар.
Күз яшедәй тамып-агып төште
Җир өстенә сары сагышлар.
Соры көзнең салкын күз яшьләре
Алып килде Әфган авазын.
Набат булып,
Күңелләрне айкап,
Китерде сугыш кайтавазын.
Күкнең төбе тишелдеме әллә.
Коя яңгыр, коя буранлап.
Дуласа да, соңгы көне инде,
Кыш сагалап тора урамда.