Уктәбрнең унсигезе җитте.
Моңаеп коелды яфраклар.
Җир өстенә җайлап ятты алар,
Каплар, диеп, тиздән ап-ак кар.
Кайчан гына гөрләп торган бакчам
Чәчкәләрнең төсләр хорыннан,
Моңсуланып, еламсырап калды
Шәрә алмагачлар җырыннан.
Мин дә чыктым, ятим бала төсле
Үксеп яткан бакчам кырына.
Күрәм: җәйнең гүзәл өч чәчкәсе
Яшеренгән җирнең куйпына.
Калтыранып көзге әче җилдән
Сыенышкан сабак сабакка
Чәчәкләре җиргә капланганнар,
Салкын яшьләр коеп як-якка.
Саклык белән кулларыма алам,
Назлап сөртеп салкын яшьләрен.
Чәчкәләрем елмайды, сискәнеп,
Коелдылар карлы бәсләре.
Кадер – хөрмәт итеп сулар салып
Бәллүр савытларга утырттым
Җылы түргә куеп, назлап-сөеп,
Терелтергә бик тә тырыштым.
Гаҗәпләнгән төсле чәчкәләрем
Күзләрен зур итеп ачтылар,
Яшәрделәр, төрле төскә кереп,
Тураеп, тез булып бастылар.
Күңелемне могҗизага күмеп,
Өй түремә кереп качтылар.
(Гуя миңа сөю-назга мохтаҗ
Һәр тере җан, дип, сүз каттылар)
18.10.1998