Сары чәчкәм, ник саргайдың?
Нинди кайгы башында?
Бер ялгызың утырасың
Башың чайкап каршымда
Әллә парың – сары башың
Ташлап ерак киттеме.
Тормышның әче җилләре
Сине ялгыз иттеме?

1992