(Ленар белән Риназга)

Кышкы еллар, ап-ак эңҗе карлар,
Бала-чага кайта шәһәрдән.
Күңелләрдә бәйләм – бәйләм чәчәк,
Кар яктысы җирдә – ак пәрдә.
Шәһәр тоткынлыгы туйдыргандыр,
Их, авылның иркен һавасы!
Мамык түшәк төсле бакча өсте,
Килеп тора шунда авасы.
Шикәр тезгән төсле кышкы сукмак,
Сихри дөнья – капка төпләрең.
Өй каршына шакмак-шакмак өйгән
Ап-ак карның йомшак көртләрен.
Әкияттәге төсле, тар сукмактан,
Кар капкадан кереп кар өйгә,
Килеп сарыласың ак күлмәкле
Ак яулыклы ап-ак әбигә.
Ах, ул балаларның шат чыр-чуы
Йөрәкләрне өзеп җилкетә!
Туздырырга өйгән кар көртләрен
Өй артына посып, җил көтә.
Ак морҗадан ак төтеннәр ургый,
Ай яктысы кушыла ак карга.
Күңелләрдә балкып китә өмет
Җирдә ак төс, тәндә җан барга.
10 январь 1999 ел