Рәхмәт сиңа, Раббым, шөкер итәм,
Безгә кышлар бүләк иткәнсең.
Тирә-якны мамык карга күмеп,
Ак бизәкләр чигеп киткәнсең

Иртә таңда хозурыңа чыгам.
Тирә-як тын, акка күмелгән.
Я, Хода дим, мондый гүзәллекне
Ничек бер төн күрми түзелгән

Күзләремнән ал йокымны, Раббым,
Төннәр буе йөрим урамда,
Мәңгелеккә калдыр ялт-йолт килеп
Утлар җемелдәгән буранда.

Февраль 2007