Нишләп әле, кышым, кире киттең
Бар табигать сине көткәндә?
Урман-үсемлекләр,  җәнлекләрең
Татлы гына йоклап киткәндә.

Беренче кар белән карт аюың
Җайлап ятты, кабып тәпиен.
Куяннарың актан киенделәр.
Бар да белә кышның тәртибен

Бала-чага чана-чаңгыларда
Кар тавына таба омтылды.
Хозурланып сөенеп өлгермәдек
Кышның кырыс холкы онтылды.

Күз явын алырдай ак туныңны
Кигәнеңне озак көттек без.
Инде январь ае чыгып бара,
Пычрак ерып арып беттек без.

Үз хокукың яулап күтәреп  син,
Әй, елларның гүзәл фасылы.
Яусын, әйдә, безне сөендереп,
Энҗе карлар – кышның асылы.

Гыйнвар 2007 ел