Гаҗәп кенә бу көз... ышанычсыз,
Кырык алдар адәм диярсең.
Кояш нурын сибә, көз елмая,
Урамнан һич килми керәсе
Ул да булмый, җитез качкын төсле,
Кояш бик тиз кача, югала.
Күз яше коючы елак кыздай,
Көн каш-күзен җыерып ала.
Салкын тамчы сискәндереп куя,
Бит очларын ялый яратып.
Ул да булмый боздай яңгыр коя
Җир йөзенә сагыш таратып.
Кинәт килеп чыккан җитез җил дә
Үз эшенең чып-чын остасы.
Болытларны куа, сибелә нур.
Ачылгандай күкнең капусы.

Елның елак фасылы дип сине
Иркәлисем килми кочакта.
Җылытмыйсың, салкын яңгырыңда
Ягып булмый хәтта учак та.

октябрь 2012