Итәк тулы бала үстергәндә,
Эшләп яшәгәндә ашкынып.
Барсын ташлап, кара үлем белән
Көрәшкә киттегез ашыгып.

Ә без ятим үстек, сез киткәчтен
Ятим калды авыл, хатын-кыз,
Фронт өчен көн-төн ач-ялангач.
Дәвам итте көрәш аяусыз.

Ә без ятим үстек, башак чүпләп,
Үлән ашап, туңып суыктан.
Яланаяк язгы судан чаптык,
Канлы яра иде тубыктан.

Ә без ятим үстек, авыр чакта
Таянырга терәк булмады.
Әти сүзен, ата-ана назын
Каһәр суккан сугыш урлады.

Ә без ятим үстек, бу мәхшәрнең
Су урынына эчеп әчесен.
Әниләрнең күз яшьләрен йотып,
Ач карынга ятып һәр кичен.

Ә без ятим үстек, ятимлекнең
Бар михнәтен чигеп, газабын,
Якты тормыш тезеп күрербез дип
Шул тормышның гүзәл азагын

Иркә үскән бүгенге вәхшиләр
Көрәп алды безнең байлыкны.
Халкы милкен үзенеке иткән
Намуссызлар өскә калыкты.

Ә без ... ятим үстек, без бүген дә
Бай дәүләтнең ярлы ятиме,
Яшьлек үтте ата назын көтеп,
Бүген дәүләт талый һәр ти(е)нне.
9 май - 22 июнь 2008 ел