Синнән артык беркем, бернием юк,
Балакаем, син, тик син генә,
Иң зур байлыгым да, малым да син,
Җаным да син, син тик син генә.
Синең өчен йокысыз төннәрем,
Уй-исәбем, татлы ашларым.
Сине уйлап, бетмәс борчулардан
Исәрләнә кайчак башларым.
Синең өчен ачам күзләремне,
Бүлеп таңда татлы йокымны.
Синең өчен генә, яраклашып
Үзгәртәм мин фигыль-холкымны.
Сине артык күреп һәркемнән дә
Гөнаһлы мин Раббым каршында.
Сине иң бәхетле итәр өчен
Мин эшләргә әзер барсын да.
Яшәү ямем, күңел күбәләгем,
Кояшым син минем, аем син.
Туар таңым, сөенечем минем.
Ә кайчакта тирән кайгым син.
Син шаярып - көлеп кенә йөрсәң,
Җиденче кат күктә йөзәм мин.
Күңелеңнең яраланган чагын
Бер күз сирпүеңнән сизәм мин.
Халык белеп әйткән, хактыр сүзе.
Ата - беләк, Ана - йөрәк бит,
Ул йөрәк һич тынгы тапмый көн-төн.
Сызламаган чагы сирәк бик.
Бала өчен сыза, бала өчен яна,
Ана йөрәк тиле, акылсыз.
Балам диеп, бала өчен генә.
Ана гүргә керә вакытсыз.
Чапкан атка - дала кадерле ди,
Ата-анага бала кадерле.
Кайчан тынгы табар ана-йөрәк
Кайчан өзгәләнмәс бәгыре.
Күңелем дә, уйларым да синдә,
Балакаем, син тик, син генә.
Ана йөрәгенә тик бер дәва,
Бәхетле бул, бала, син генә.
26 ноябрь 2006 ел.