Ятим үстек.
Утны-суны кичтек.
Сугыш уты
Ялкынында пештек.
Оча алдык
Сыңар канатта.
Нинди биеклеккә
Ирешсәк тә,
Кеше булып калдык
Һәрчакта.
Уңыш килсә,
Бер-беребез өчен
Сөенештек иһлас
Йөрәктән.
Көенештек
Борчу-хәсрәт булса,
Баш тартмадык,
Булдык терәк тә,
Авыр булса,
Җилкәбезне куйдык.
Ут йотсак та,
Йөрдек елмаеп
Ватан-илне
Туган йортка тиңләп,
Һәр милләтне якын,
Туган иткән
Замандашка һәйкәл
куярлык.