Ерак туганнарым, якыннарым,
Нәсел-нәсәп, чыбык очларым,
Исән чакта мине юксыныгыз,
Исән чакта мине эзләгез.
Исән чакта мине сагыныгыз,
Исән чакта өзелеп көтегез.
Исән чакта мине югалтмагыз.
Рәнҗетмәгез, читкә какмагыз.
Исән чакта хәлемне белегез,
Исән чакта миңа килегез.

Ишетермен сезне, сөенермен.
Яшәү дәрте шуннан алырмын.
Гомергә яшь булып калырмын.

Якын дуслар, тирә-күршеләрем,
Исән чакта якын күрегез.
Исән чакта мине тәнкыйтьләгез,
Исән чакта данлый белегез.
Исән чакта мине хөрмәтләгез.
Яхшы булсам, яхшы диегез.
Исән чакта мине яратыгыз.
Исән чакта ташлап китмәгез.
Күңел яраларым сызлаганда
Берүк мине ялгыз итмәгез.

Ишетермен сезне, сөенермен,
Иҗат дәртем сезгә бирермен.
Йөгерә атлый гына йөрермен.

Әй, кешеләр, миннән күпсенмәгез
Тәңре биргән әз-мәз бәхетне.
Нечкә күңелемдә ашып ташкан
Хисләр давылы итә бәхетле,
Исән чакта бераз күтәрегез,
Исән чакта бераз санлагыз.
Исән чакта ярдәм кулы сузып,
Яшәү дәрте өстәп китегез.
Исән чакта читләтеп үтмәгез.
Хыянәтсез якын итегез.

Ишетермен сезне, сөенермен,
Күңелемә дәва алырмын.
Авырганда шифа табырмын.

Гомер үтеп, мәңгелеккә күчкәч,
Юксынырсыз, бәлки мактарсыз.
Көенешеп, яхшылыгым белән
Бәлки кайчак искә алырсыз.
Мин ишетмәм сезне, ишетмәм,
Йөгереп каршы чыкмам ишектән.
Яхшы сүзләр кирәк исәннәргә
Хәер дога - мәңге киткәннәргә.
Татлы сүзләр - дәва йөрәкләргә.
Кызганмагыз аны бүтәннәргә.
май-июнь 2006 ел