Язам, сызам, яңа кәгазь алам,
Аны ташлыйм, алам яңаны,
хат язуы шулай авыр микән,
Кайсы уйлап чыгарган аны,
Кем булса да чыдый алмагандыр,
Сагынуга, сагыш-газапка.
Чара тапмагандыр эче тулып,
Дөрләп янган шушы азапка.
Чарасыздан каләм-кәгазь алып,
Уй-хисләрен сызган, бозгандыр.
Йөгәнсез ул кайнар кичерешләр
Ак кәгазь битенә сыйгандыр.
Алып киткәндер хат үзе белән
Ул кешенең, бәлки, язмышын.
Бәлки үзгәрткәндер, ул көткәнчә,
Борма-борма гомер агышын.
Хатлар, хатлар, сезнең белән йөри,
Күпме хыял, вәгъдә, өметләр.
Хат ташучы үзе дә белмәгән
Яшерен серләр, кайчак этлекләр.
Күпме җүләрлекләр, уйланмыйча,
Сезнең аша үтеп кылынган.
Өмет катыш сезне укыганда
Күпме яшерен яшьләр коелган.
Ә шулай да, хатлар, кешелекнең
Сез гаҗәеп уңай агышы.
Кемнәр генә хатлар язмаган да,
Хатлар көтмәгәндер кайсысы.
Аралашу чарасы күп бүген:
Телефоны факс, башкасы,
Тик юллардан өзелмиләр хатлар,
Чөнки хат ул серләр патшасы.