Кинәт хаста егып салды
Бар халык хафага калды
Йөгереште туганнарым.
Иңрәп төште балаларым.

Бәлнискә илтеп салдылар
Барсы көтештә калдылар.
Үтәрме чир, бетәрме чир?
Әллә алып китәрми чир?

Кибетләргә йөгерделәр,
Нәрсә кирәк китерделәр.
Дус-ишләр төште хафага,
Көн бетте мескен хастага.
Яшеренде, куркып калды,
Табиб диагноз куялмый
- Нәрсә булыр? бу ни хәл ди
- Юк, дим, доктор, тырышыгыз,
Бу чирне, дим, корытыгыз.
Олы булсам да, кирәк мин.
Нәселемә бер терәк мин.
Туган җирем исе сеңгән,
Туган йортка җан иңдергән.
Тере истәлек - һәйкәл, дим.

Шөкер, Раббым, исән булсам,
Бу дөньядан китәр кылсаң,
Тап миңа бер җиңел үлем,
Бусы миңа мәгълум түгел.

18-20 октябрь 2012 ел