Әсхать абыем, әтием сугышка киткәндә 13 яшендә, апам Бәһиҗә 10 яшендә калганнар һәм сугыш вә сугыштан соңгы елларда олылар белән рәттән бөтен авырлыкларны күтәргәннәр. Ә Фоать абый, мин һәм әти һәлак булган хәбәре килгәч кенә туган Рәйханә, билгеле, әле сабыйлар булганбыз. Шулай да күп нәрсә безнең күңелләрдә дә сакланган. Бу шигыремдәге хезмәт фактлары Әсхать абыемның 9 Майга багышланган митингта соңгы тапкыр чыгыш ясавыннан да алынып, күбесе аның фикерләре дә булып тора.

Йөзегезне җыерчыклар баскан,
Чәчегезгә күптән чал төшкән.
Күзләрегез карый моңсуланып,
Алар сөйли күпне, ишетәм:

Сөйли алар зәһәр салкыннарда
Арыш-бодай сугып йөргәнне.
Кар эрүгә черек бәрәңге эзләп,
Бата-чума газап чиккәнне.

Кар суларын ерып, чабатадан
Күрше авылдан орлык ташулар.
Иртә таңнан эссе җәй аенда
Урак уру, печән чабулар.

Ул дәһшәтле сугыш елларында
Сез яшүсмер бала булгансыз.
Ач-ялангач, аяк сузмас өчен
Көч җитмәстәйгә дә алынгансыз.

Туңып үлмәс өчен, мич ягарга
Салам, утын ташып туңгансыз.
Ягылмаган өйдә, салам түшәп,
Кәҗә бәтиләре белән кунгансыз.

Беркайда да сезне көтмәгәннәр,
Баштан сыйпап, беркем сөймәгән.
Ярдәм кулы сузучы булмаган,
Артыгыздан беркем этмәгән.

Үзең чәчкән, үзең тырмалаган
Үзең чапкан, үзең ургансың.
Сыер-үгез җигеп, азапланып,
Гомереңне саклап калгансың.

Кулларыңа кергән, үзең җыйган,
Урман чикләвеген, җиләкне.
Каба алмагансың, талап калган
Мәрхәмәтсез, тупас җитәкче.

Бер уч бодай өчен япь-яшь кызлар
Төрмәләрдә үлеп калдылар.
Ә әтиләр халкы, иле өчен
Сугышта башларын салдылар.

Без сабыйлар идек, өшеп-туңып,
Әниләрне көттек төнгәчә.
Сугыш афәтенең газаплары
Истән чыкмый шушы көнгәчә.

Җиңү яулап, сугыш беткәндә дә
Сезгә тулы шатлык булмады.
Бер күзеңнән сөенеч яше тамса,
Бер күз хәсрәтеннән елады.

Җимерек ил, сугыш җәрәхәте
Яшьлегеңә юлдаш булдылар
Киеренке хезмәт, ятимлек әчесе
Олыгача озата бардылар

Үтте инде, узды авырлыклар,
Ләкин узып киткән яшьлек тә.
Гомер биргәненә шөкер итеп,
Картлык гомер үтсен бәхеттә.

9 май 2013 ел.