Шигыремдә күңел серем.
Шигырьләрдә күңел байлыгым.
Шигыремдә күз яшьләрем,
Шигыремдә рухи саулыгым.
Шушы шигырьләрдә сөюләрем
Телем белән әйте алмаган.
Йөрәк сыкрауларым, каушауларым,
Бар хисләрем җырга салмаган.
Бар хисләрем: якты - караңгысы,
Әрнүләрем эчкә йотылып.
Шигырь булып бар да бәреп чыккан
Йөрәгем түреннән сыгылып.
Шушы җиргә, дуска, нәселемә,
Һич кимемәс ялкын - очкынны,
Милләтемә, туган йорт - җиремә
Мәңге бетмәс изге тойгымны
Шигырьләрем укып сез белерсез.
Юктыр анда урын ялганга.
Шигырь сызып чыга бәгыреңнән,
Барысы өчен көеп янганга.
2014 февраль