Мин шагыйрь дә түгел, язучы да,
Гади генә минем сүзем дә.
Гади генә тәбигать куйнында,
Тәгәрәп үстем ич үзем дә.

Көнгә ничә тапкыр таптаганмын
Югары оч урман почмагын.
Нәни колачыма сыйдырыйм дип,
Каеннарны үрелеп кочканмын.

Минем өчен сихри дөнья булган
Җиргә җәйгән яшел хәтфәләр.
Су буенда яшь үләндә көттем
Гәрәбәдәй сары бәпкәләр.

Җиләк эзләп, кулга чәшкә тотып,
Малан куак елга аланын,
Тезләребез белән күпме сөрдек,
Сагынып еш искә аламын.

Ятим калып сабый бала чактан,
Үзем ачтым сәхра ишеген.
Чәчәк күмгән Зирекле буйлары –
Тибрәтеп үстергән бишегем.

Балачакның үзе төсле серле,
Гади бишек, назлы, сөйкемле.
Үзем дә бер гади, шигырем дә,
Тибрәткән бишегем шикелле.
28.02.1999 ел