(“Акчарлак” газетасы гимнына конкурска)

Туган йортың Казан-кала,
Күтәрелдең биеккә.
Балкытып илебез күген,
Яшәргә килдең күпкә.

Кушымта:
“Акчарлагым”, “Акчарлак”!
Иңеңде ике канат.
Берсе-өмет, берсе-хаклык,
Яшә гел алга карап!

Шатлык өлешә “Акчарлак”!
Күңеле һәрчак халыкта.
Син – киңәшче, син – әйдәүче,
Син җиңүче хаклыкта.

Кушымта:
“Акчарлагым”, “Акчарлак”!
Иңеңде ике канат.
Дәрт-көч, гыйлем өстәп яшә,
Өмет кошы “Акчарлак”!

“Акчарлагым”, канат кагып,
Оч син, иңләп дөньяны!
Һәр йорт сине көтеп ала –
Таптың гадел кыйблаңны.

Кушымта:
“Акчарлагым”, “Акчарлак”!
Иңеңде ике канат.
Берсе-өмет, берсе-хаклык,
Яшә гел алга карап!