(Район турында такмакларга конкурс игълан ителде)

Гәҗитләрдә игълан килде
Яңа бәйге турында.
Гади генә бәйге түгел –
Яңа Чишмә турында.
Шуннан бирле Яңа Чишмә
Һәр кешенең уенда.
Чишмә, чишмә дип тибәдер
Һәр кешенең йөрәге.
Бу бәйгедә алга чыгу
Һәрберсенең теләге.
Каләм алдым кулыма,
Яңа Чишмә турында
Мактап языйм әле дисәм,
Тәнкыйть килде уема.
Инде хәзер башкаемда
Ике фикер талаша.
Әллә Чишмә суын эчеп
Исердем, вәт тамаша.
Ташлыйм әле тәнкыйтьләрен,
Языйм яхшысын гына.
Урман-кырын, елга-суын,
Ялкынлы халкын гына.
Чишмәгә барсаң иде,
Суларын алсаң иде.
Яңа Чишмә буйларында
Яшәргә калсаң иде.
Тубылгытау, Яңа Чишмә,
Кемнең текә таулары?
Татарстанга таралды
Яңа Чишмә даннары.
Айкаладыр, чайкаладыр
Шушма елгасы өсте.
Үсеп чыкты Яңа Чишмә .
Әкият сарае төсле.
Хан сарае дип белерсең
Калкыды сәнгать бинаң.
Загс йортың тартып тора,
Арта һәр көн яшь семьяң.
Шәфкать туташлары белән
Данлы хастаханәсе.
Авырулар сихәт таба,
Шифалы һәр дәвасы.
Район бинасы каршында
Чәчкәләр аллы-гөлле.
Яңа Чишмә кешеләре
Чишмәдәй ачык йөзле.
Яңа Чишмәгә барганда
Вак ташларга абынам.
Нурлы йөзле, тәмле сүзле
Кешеләрен сагынам.
Яңа Чишмә урамында
Гариф абый эзләре.
Козлов, Губкин кебекләрне
Алмашка әзерләде.
“Сөембикә” битләрендә
Яңа Чишмә кызлары.
Сөембикәдән дә чибәр,
Очкын чәчә күзләре.
“Яңа Чишмә хәбәрләрен”
Яздырырга онытма.
Хезмәткәрләре ягымлы,
Кызлары чибәр, акыллы,
Күрсәң, янарсың утта.
Яңа Чишмә болынында
Гөрләп үтә Сабантуй.
Шахмай узса Зиреклене.
Акъяр халкын баса уй.
Чаллы Башы спортта шәп,
Шахмай җырлап танылса,
Акъяр көрәштә җиңүче,
Ә без барсына оста.
Яңа Чишмә – Яңкала,
Кала түгел, авыл ул.
Яшәгәндә сизмәсәң дә,
Аерылгач авыр шул.
Тарту көчең көчле синең,
Сиңа кайта һәр балаң.
Наиләләр, Әлфияләр,
Федор, Люда, Халидәләр, -
Синнән китмәс, Яңкалам.
Нокта куям, Яңкалам.
Авылларга баш калам.
Данга күмел, үс, матурлан
Дигән теләктә калам.
Хәзер инде Яңа Чишмә,
Яңа Кала электә.
Авыл халкы гади генә
Яңкала диеп йөртә.
Әйе, шулай, гомер бакый
Яңкала диеп йөртә.