Сорамагыз миннән , аңлаталмыйм,
Нигә сөям шулай җыр-моңны.
Гомер буе тыңлап торыр идем
Кымшанмыйча, халкым, җырыңны.

Тальян әле сузып өлгермәгән
Тылсымлы беренче авазын.
Ә мин әсир, мин инде мин түгел,
Моң иленә күчеп барамын.

Бер мизгелдә керәм мең халәткә,
Ишетелсә гармун моң-зары.
Мин генәме шулай әсәрләнәм?
Сихерлеме тальян моңнары?

Синдәге моң, синдәге җыру-көй
Бармы, халкым, тагын кемдәдер?
Тыңла әле, ихлас колак салып,
Бөтен хикмәт бәлки көйдәдер.

Әсәрләнәм көйнең барысына:
Урысмы ул, башкорт, үзбәкме.
Тик бишектән таныш милли көем
Өзгәли шул бик тә үзәкне.

Ул көйдә бит ялгыз әниемнең
Бишек җыры , серле тавышы.
Ятимлек эчесе, толлык зары,
Сөйгән ирен көтү сагышы.

Бүген генә түгел, гомер буе
Озата килде мине моңлы көй.
Нинди көй ул диеп сорасагыз,
Бишек җыры белән сеңгән көй,
Әнием, җирем сөйгән милли көй.
Февраль 1999 ел