Зирекле буйларын мактап
Җырлар язасым килә
Иң моңлы көйләргә салып
Җырлап аласым килә

Максим бол(ы)нына җәелгән
Ташкын суларын кичәм
Ай нурларына тальянның
Моңнарын кушып эчәм

Зирекле буйлары таудыр,
Уртасында инеше.
Бер кайтырга өметләнеп,
Картая киткән кеше.

Зирекле сулары татлы
Шикәр салмый эчәргә
Зирекледән аерылганнар
Сагышлана кичләрдә

Ай яктысы, ай яктысы
Ай яктысы су кебек.
Зирекледә айлы кичләр
Аерым моңсу кебек.

*  * * * *
Күңелләрем саф иде
Көмешләргә хас иде.
Горур иде башкаем,
Булмаса да малкаем.

* * * * *
Матур авыл җәйләре,
Татлы юкә чәйләре.
Чиста урман һавасы,
Кирәк түгел каласы.