Үстермәсәң дә син Җәлилләрне,
Күкрәк киереп яшәр җирең бар,
Синең дә бит горурлыгың булган
Бик күп тыйнак хезмәт кешең бар

Санап китсәң, күп алар үзләре:
Малик, Илдар, Җәбир, Ханифең,
Ил күләме тыйнак хезмәт куйган
Минвәлиең, Мидхәт, Гарифең.

Авыл халкын сөеп гомер буе
Ильяс, Әсхать хезмәт иткәннәр.
Гаяз, Нәҗип кебек мөгаллимнәр
Күпләрне белемле иткәннәр

Барчасы  да Мидхәт музеенда
Тыйнак урыннарын алганнар
Спорт осталарың - Рафисларың
Аларга алмашка калганнар

Моңсуланма, авылым, бирмәдем дип,
Бу дөньяга җырчы, шагыйрьләр
Халкың өчен хезмәт итә бүген
Илгизәрең, Илгиз, Шамильләр.

Яшә авылым, алга горур карап,
Көрәштән һич читкә тайпылма
Калышмадың ил кәрваныннан син,
Без әзер һәр йөкне тартырга.

Яратам мин синең үткәнеңне
Бүгенгеңне, күрәм алдагын.
Һәрбер балаң зур талантка ия,
Үзе коя бәхет балдагын.

***
Синең күзләр - кайнар утлы шарлар
Ялкын чәчә йөрәк түренә
Ул ялкыннан сүнмәс күңел назы
Очкын булып миңа үрелә.

Сүрелмәс ул наз бер сүнәрме.
Кабынмасмы ялкын очкыннан
Чәбәләнеп сөю ятьмәсеннән
Теләмичә никтер очкынам

Соңдыр инде хәзер баш югалтып,
Ташланырга кайнар кочакка.
Хисләремнән качып яшәгәнмен,
Сулар бөркен янган учакка.
апрель 2007 ел