Киек каз юлыдай, күңелемдә
Хәтирәләр сузыла тезелеп,
Сабый чакның гамьсез еллары да
Сугыш белән калган эзелеп,

Әти-әниемнең  кочагында
Сөелеп иркәләнер чагымда.
Ятимлекнең төпсез чоңгылына
Ташланганмын гомер таңымда.

Ул чоңгылның төпсез караңгысы
Бүген дә җанымны көйдерә.
Ә күңелем кузгалаклы кырга
Балачагым булып йөгерә

Ач үлемнән безне йолып калды
Балтырган, кузгалак күмәче.
Үткәннәрнең чишмә башы суы
Эче булды, ай-һай бик эче.

Безгә тормыш бүләк иткән кырлар,
Болыннарым туган өйкәем.
Олыгайган көндә рәхмәт итәм,
Безне кеше иттең, җиркәем.
август 2007 ел.