Кызу урак өсте, кыр корабы йөзә,
Тезмәләре сузыла артыннан.
Ә күпме җир чәчелмичә калган,
Читләштереп туган халкыннан

Балачакның гөнаһсыз еллары
Йөгереп үтте шушы кырларда.
Чуар чәчәк тулы болыннардан
Җыйган бәйләм иде кулларда

Дулкын-дулкын сары арыш кыры
Төшләремә кереп йөдәтә.
Әйтерсең лә "ник икмисез мине,
Ташламагыз" диеп эндәшә

Әнкәйләрнең тире тамган кырлар,
Сезне бүген баскан чүп-үлән.
Ана яше кебек танып торган
Башаклар да юк инде үлгән.

Рәнҗемәгез безгә, болын-кырлар,
Без китмәдек сездән, без җирдә.
Сезне бездән кемнәр аергандыр,
Үзләре юк инде биредә.
август 2007 ел