И авылым, нишләдең син.
Безнең горурлык идең.
Тирә-якка үрнәк булып
Балкып торырлык идең.

Урамнарың яшел чирәм.
Өйләрең тезек иде.
Авыл уртасында Инеш,
Сулары көмеш иде.

Чылтырап аккан чишмәләр
Биек тау итәгеннән.
Кичү чыккач юл сузыла
Гөрбаш тау битләреннән.

Тау түбәсе - әрәмәлек,
Тау өсте - кыр -басулар,
Басу артыннан, урманнан
Йөгерә язгы ташулар.

Урамнарың атамасы -
Чал тарих истәлеге
"Базар урамы", "Котылдым"
"Хур булдым" - исемнәре

Халкымның зирәклегенә
Кем дә хәйран калырлык
Үткәнеңнең һәр мизгелен
Сагынып искә алырлык

Ни булды сиңа, авылым,
Бүген боегып калдың.
Гөрләп торган колхоз беткәч,
Бик көрсенеп тын алдын

Их, авылым, картайдың шул.
Чал кергән халкың төсле,
Саклагыз, яшьләр, авылны.
Ата-бабагыз төсен!
21.02.07 ел