Әй, авылым, күпме эзләсәм дә,
Тапмыйм сиңа тиңдәш төбәкне.
Салам түбәләрдән торганда да,
Әсир иттең һәрбер йөрәкне.

Гөлләр арасына күмелгән син,
Урап алган урман – болыннар,
Зәңгәр толым булып сузылып кына
Елгаң ага авылым кырыннан.

Табигатең белән хозурланып,
Айлы кичләр үтә сокланып,
Йолдызларың тынмас яшьләр белән
Төн йокламый йөри шукланып.

Һәр көн синдә зур үзгәреш сизәм,
Көязләнә бакча – өйләрең,
Гашыйк үсмер төсле җырларымны
Ахры, бары сиңа көйләрмен.

10-16 ноябрь 2007 ел