Кем өчендер бүген
Миллилек – йөк.
Туган тел дә
Артык икән.
Дине юк,
Нәсел-ыруы юк.
Ул кем? – бер мескен.
Башка милләт өчен дә
Ул түгел беркем.
Ә минем телем бар, -
Ана телем.
Бишектән кергән
Татар телем.
Миңа ул бирде белем.
Өйрәтте рус телен.
Ике телдә тигез сөйлим.
Рәхмәт, туган телем.