Килеп киттең
Өемә яктылык сиптең,
Күңелемә җылы өреп,
Туганлык җепләрен бәйләп,
Яңарттың,
Өзелмәс иттең.

Ешрак булсын очрашулар,
Гомер-мизгел, әле без бар.
Югалтулар артта, алда
Сагалап тора дөньяда.

Төшенкелеккә бирелмим, тик
Тормышка аек карыйм мин
Бездән соң да нәсел җебе
Эзелмәсен, тузмасын дим.

Язсын килергә-китәргә.
Бергә бер булып яшәргә.
Кардәшләрне дә онытмый
Хәл белешергә, дәшәргә.

Ата-баба җыйнап торган
Зур нәсел бүген таралган
Кан кардәшләр бергә булыйк,
Малга алданып җуелмыйк.

2012 ел