Иртә торсаң, ит пешә дип,
Белмичә әйтмәгәннәр.
Җәйге таңның рәхәтлеген
Аңламас күрмәгәннәр.

Уяныгыз, таң атты дип,
Әтәч үз җырын суза.
Әкрен генә йөзне сыйпап,
Таң җиле исен уза.

Чәчәкләрнең, үләннәрнең
Хуш исләре исертә.
Сандугачның сайравына
Шаһит кояшлы иртә.

Чуть-чуть итеп сайравына
Күңел кушылып елый.
Табигать үзе бу җырны
Мөкиббән китеп тыңлый.

Әй, авылым, иртәләрең,
Таңнарың да тиңдәшсез.
Кошлар хорына кушыла
Мең чәчәктән саф хуш ис

Бал кортлары сарып ала
Балан, миләш чәчәген.
Бөҗәкләр дә таңда торып
Кайгырта киләчәген.

Аяз күкнең зәңгәрлеге
Күңелләрне иркәли
Ә офыкта алсуланып,
Кояш нурын сибәли.

Таң белән яңгырый азан,
Җаннарны бизи намаз
Тәннәреңне сарып ала
Аңлашылмас рәхәт наз.

31.05.- 1.06 2013 ел