(сугыш ветераннарына багышлап)

Сәлам юллыйм сезгә,
ветераннар,
Май аеның көләч көнендә.
Кабат җитте айлы ак төннәрне
Алып килгән Җиңү көне дә.
Гамьсез балачакның иртәсендә
Утлы төтен басты күк йөзен.
Чәчәк атып, җимеш бирер
чакта,
Кичтегез сез кан-яшь диңгезен.
Сугыш йотты татлы
хыялларны,
Миллионнарны ятим калдырып.
Син, ветеран, җиңеп илгә
кайттың,
Күкрәгендә йолдыз яндырып.
Тирә-якны күмеп моңлы
дәрткә,
Ул йолдыздан нурлар сибелде.
Кулындагы чуклы кызыл
байрак
Бөек Җиңү символы иде.
Горур башың имәс килеш
кайттың,
Йөрәгеңне сагыш киссә дә.
Сугыш казанында кайнаганда,
Ярты исәнлегең китсә дә.
Ул көннән соң бик күп гомер
үтте,
Сирәгәйде синең сафларың.
Күп михнәтләр кичеп, бер
үпкәсез,
Гомер буе горур атладың.
Йөзләп саный идек кайчан гына,
Яши идең әле ашкынып.
Ә бүген кулдагы бармак җитә,
Ник китәсез бездән ашыгып?!
Рәнҗемәгез, сугыш ятимнәре,
Рәнҗемәгез, җиңеп
кайтканнар.
Рәнҗемәгез, бу фани дөньяда
Тормыш йөген җигелеп
тартканнар?
Рәнҗемичә китик, бирмәсә дә
Тиеш бәя сезгә илбашлар.
Безнең буын күргән ул
мәхшәрне,
Юк, күрмәсен милләт-
илдәшләр.
Ветераннар, сезнең хезмәт юлы
Сезне түгел, илне баетты.
Миллиардлар туплап кулларына,
Дөньякүләм байлар калыкты.
Юкса, сезнең урын бай
тәхеттә,
Сезнең алда илебез бурычлы.
Аяк өсте хөрмәт иткәндә дә,
Түләп бетермәс ул бурычны.
Соңгы сүзем, сугыш ветераны,
Хезмәт ветераны, сиңа да
Ярлы, ятим булдык, горур
булдык,
Сынатмадык һәм дә
сынатмабыз
Соң көнгәчә ошбу дөньяда.