Чишмә ага чылтыр-чылтыр,
Алмаз суы саф, тирән
Чишмә суыннан да татлы
Туган җир, якын-тирәм.
Исемнәре үзе бер моң,
Чишмәнең дә Яңасы
Синдә генә чәчкә – болын,
Татлы урман һавасы.
Кояш нурын җепләр итеп,
Чигәм исемнәреңне.
Күңел түрләремә кайыйм
Газиз җир – үрләремне.
Унбиш ел дип әйтсәләр дә ,
Үткәнең иксез-чиксез.
Беркем бер көн яшәмәгән
Чишмә башыбыз, синсез.
Чишмә – тормыш чыганагы,
Яңа Чишмә – маяктыр.
Моңсу булсын, җир-су булсын,
Йөрәкләргә шатлык тулсын.
Чишмәм, синсез яшеп булмастыр.
Кит димәгез, кил димәгез,
Кирәкми шәһәрләре.
Туган җир – гомер коймәмнең
Иң кыйммәт җәүһәрләре

Май 1998 ел