Тукай, Тукай, Габдулла Тукаев!
Күңелем сиңа кат-кат эндәшә.
Исемең дә, иҗатыңдай, үзгә:
Кабатланмас, изге, милләтчә.

Балачагың үзе изге тарих –
Бармы шагыйрь аны кичергән.
Сине генә бер гаилә түгел –
Милләт үзе карап үстергән.

Бер гөнаһсыз сабый, өч яшеңнән,
Бала килеш җәфа чиккәнсең.
Бер-бер артлы яңа әниләргә –
Ничә әнигә барып җиткәнсең.

Бозлы карда яланаяк торып,
Гомерлек чир бәлки алгансың.
Күңелең саф, җаның изге булып,
Нәкъ милләтчә горур калгансың.

Милләт моңы, милләт җыры булып,
Моңнан кайный ургып иҗатың.
Күзләрендә йөзгән өмет нурын
Саклар өчен кайдан көч таптың?!

Сабый чакта күргән Ана назы
Җитәкләгән милләт юлыннан.
Күңелеңә “барлык мендәрләрдән
Йомшак каберең ташы” уелган.

Мин дә синең шигъри юлларыңа,
Һәм үзеңә гашыйк бер моңлы.
Язса әгәр, мин дә үтәр идем
Синең үткән зарлы ул юлны.

Тукай, Тукай! Иҗатыңдай үзгә,
Исемең илдә, җирдә бер генә.
Тукай исеменә лаек шагыйрь
Тумады һәм тумас бер илдә!