“Һич сине куркытмасыннар
Шүрәле, җен һәм убыр”
(Г.Тукай)

Син җанында татар милләтенең ,
Сине сөя, Тукай, һәр бала.
Шигырьләрең иңгәндер бишектән,
Тибрәткәнгә көйләп һәр ана.
Сине укып, ятлап без өйрәндек
Эш сөяргә, тырыш булырга.
“Кояш көлеп, тышка чакырса” да,
Дәрес укып, белем алырга.
Син өйрәттең һәм кыю булырга,
Җен-убырдан шүрләп ятмаска.
Карурманны иңләп-буйлаганда,
Шүрәледән куркып качмаска.
Син өйрәттең туган табигатьнең
Сихри гүзәллеген күрергә.
“Гаскәр кеби чыршы, нарат”ларны,
Туган җирне сөя белергә.
“Су анасы” бераз шүрләтсә дә,
Урлашуны чит-ят иттек без.
Шулай, Тукай, бөек шагыйребез!
Син үстердең татар баласын.
Хыянәтсез, сабыр, сөяр итеп
Ана телен, Казан каласын.
“И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле”...
Бу сүзләрең татар гимны булды,
Без җырлыйбыз аны һәр көнне.