Тукай, шигырьләрең укыганда
Йөрәк сыкрый, күңел йомшара.
Җырларыңны яшьсез укып булмый,
Яз кояшы көлеп торса да.
Һәр сүзендә, һәр җырында тарих,
Ә тарихта кеше язмышы.
Кеше язмышларын язган чакта
Тарихның да була ялгышы.
Шушы ялгыш сине тартып алган
Татар милләтеннән күпсенеп.
Еллар түгел, бер гасыр үтсә дә,
Без укыйбыз сине үзсенеп.