Бөек шагыйрь!
Күзләреңне күрәм рәсемеңдә.
Андый күзләр тагын бар микән?!
Синең күзләр саф күңел көзгесе,
Ә күңелең тулы зар микән?
Ул күзләргә багам кабат-кабат,
Ул күзләрдә тирән диңгез бар.
Диңгез төпләрендә күпме серләр...
Ул серләрне ачып, кем аңлар!
Ул күзләрдә иксез-чиксез галәм
Үзе, ахры, урын алгандыр.
Фәлсәфәи тирән, зирәк акылың
Шул күзләрдә чагылып калгандыр.
Ул күзләрдә күпме сагыш күрәм,
Үксез балачакның үпкәсен,
Гаделсез дөньяның ни әчесен
Үзең белән алып киткәнсең.
Ул күзләрдә – милләт сабырлыгы,
Ул күзләрдә – өмет чаткысы,
Ул күзләрдә – яшәү дәрте, көче,
Киләчәк таңнарның яктысы.
Түм-түгәрәк, зур, акыллы күзләр
Җанны тишеп карый еракка.
Кабатланмас коңгырт кара күзләр
Сагыш уяталар йөрәктә.
2006 ел