Үземне мин песи белән тиңлим,
Шундыерак холык-фигылем.
Песи кебек, назланасым килеп,
Кешеләргә сыенып йөрүем.

Песи кебек, кайчак көчем ташып
йөгерә-атлый эшләп йөрешем.
Ә бераздан җылы урын-җирдә
Бөтерелеп изрәп китешем.

Һәр адәмнән тик яхшылык көтәм,
Сүзсез дә аңлар дип, ышанып.
Дәшми-тынмый килеп сыенганда
Рәнҗетмәс дип, кинәт ташланып.

Песи кебек, тимәгәнгә тимим,
Таш атканга йөрмим таш атып.
Уңыш теләп, сыйлап-сыйпап кына
Яшим шулай, барсын яратып.

Песи кебек, бик канәгать төстә
Гел үз эшем белән мәшгуль мин.
Сабырлыкта, тыйнаклыкта безгә
Песи кебек булу мәгъкул дим.
18 сентября 2007 ел.