Исеңдәме, көзге кара кичтә
"Әни" диеп, тәрәз шакыдың.
Яңгыр коя иде салмак кына,
Салкын, ә син өйгә ашкындың.

Бүгенгедәй күңелемдә тора,
Күз алдымда тора, йөрәктә.
Шәүләң үтте тәрәз каршысыннан,
Кердең, сагындым, дип, бигрәк тә.

Күпме еллар акты ул кичтән соң,
Язлар, көзләр, кышлар үттеләр.
Күңелем дә, күзләрем дә эзләп,
Яз да, көз дә сине көттеләр.

Адым саен, мизгел саен уйлап,
Аерылмады күңел синнән һич.
Тәрәзәгә, капкага текәлеп,
Эзләделәр күзләр иртә-кич.

Юксынумы шулай көчле икән,
Сагынумы, борчу-уйлармы.
Йөрәктәге шушы сагышка да
Чыдап узар икән еллары.

Үзем көтмим сине - күзем көтә,
Кайтмый ул дим, күңел ышанмый,
Кайтыр чаклар узды, соң инде дим,
Йөрәк тибә, юк, ди, соңламый.

Көз инде дим, караңгы көз тышта.
Бетте көзнең аяз көннәре.
Җәйләр кебек озын булды бит дим,
Быел көзнең айлы төннәре.

Көз сарысы яңарта сагышны,
Көз сагышы өсти моңсулык.
Көзге җилләр төнен тәрәз кагып
Уяталар, ул юк, ник юк дип.

Йә, уйларым, йөгермәгез инде.
Ничек сезне йөгәнлим икән?!
Сез, күзләрем, эзләмәгез бүтән.
Күңел, көтмә син дә кич-иртән!

Даладагы тайны тоталмассың
Ул аңламас синең хисләрең.
Аңа синең җылың кирәк түгел,
Көтмә, көтмә иртә - кичләрен.
ноябрь 2006 ел