Гомер агачымның яфракларын
Берәм-берәм өзеп коям мин.
Һәр яфрагы җиргә төшкән саен
Елларым үрләвен тоям мин.

Бу агачта ничә яфрак икән,
Мөмкинме соң санап бетерү.
Һаман өзәм әле саный-саный,
Өзгәнемә сизмим үкенү.

Аска карыйм, анда шәрә ботак,
Ә төбендә сары яфраклар.
Алтын хәтфә төсле ята алар,
Катлам-катлам безнең яшь чаклар.

Өскә үрелгәндә сизәм инде:
Сирәгәя яфрак - елларым.
Ничә яфрак калган соң өзәргә,
Кайда туктар гомер юлларым.

Юк, саныйсым килми, күпме калган,
Һәр ел саен өзәм күз йомып.
Юлларымнан йөгертәсем килә
Элеккечә кыю, омтылып.

Шуңа сорамагыз ничә яшь дип,
Санамыйча үтик елларны.
Алга карап, артка борылмыйча
Өзми дәвам итик җырларны.
21.02.2006 ел