Газраилне күрдем мин төшемдә,
Бәлки бик үк ул да түгелдер.
Бәлки шуңа бераз кәеф китеп,
Әлҗе-мөлҗе килеп йөримдер.

Үзем сорыйм һәрчак бер Раббымнан
Җиңел сырхау бир дип, хак үлем.
Ул дөньяда нәрсә көтә безне?
Көн-төн тәмуг микән? - дип иөрим.

Төшкә керүчеләр зарланмыйлар.
Бу дөньяда бик рәхәт диләр.
Михнәт чигеп кенә яшәсәк тә,
Бик авыр шул моннан китүләр.
Якыннарны зарлы итүләр.