Бер-бер генә түгел,
Мең-мең карыйм
Зәңгәр күкнең
Иң-иң түренә.
Кемнәр икән анда
Рәхәт күрә?
Кемнен җаны
Җәннәт түрендә?

Рәхмәт фәрештәсе
Минем җанны
Гөнаһлы, дип.
Кире бормасмы?
Гүр ишегем саклап,
Газап фәрештәсе
Гөрзесен күтәреп
тормасмы?

Раббем Аллаһ!
Син бит үзең генә
Гаделлек иясе,
Шәфкатьле.
Дөнья тәмугыннан
Чыккан бәндәләрне
Утка салма,
Ит син җәннәтле.