- Яшәү – ләззәт.
- Юктыр, яшәү – хәсрәт.
- Яшәү – матур, гүзәл, искиткеч
- Юк, яшәү тора
Кара кайгылардан.
Яшәү – югалтулар, исерткеч.


- Юк, юк, яшәү – шатлык,
Сөенечләр, сөю,
Мәхәббәттән күккә ашулар.
Канатланып җирдә очып йөрү,
Шул бәхеттән бераз шашулар.


- Юктыр, юктыр,
Яшәү – адашулар.
Мәхәббәттә, дуста, туганда
Төннәр буе ачынып
Түккән яшьләр
Гарьлегеңнән күңелең тулганда.


- Яшәү – ямь ул,
Хыял, өмет, табыш.
- Яшәү – югалтулар, кара сагыш.
- Якты көннәр, айлы төннәрдер.
- Болытлы көн, кара төннәрдер.


Әйе, әйе, чиратлаша
Зары- шатлыгы, сөенече белән көенеч,
Яшь аралаш көлү-елмаю.
Яктылыкка, өскә юл салу.
Я ... упкынга төшеп югалу.


Яшәү – үлем
Тик бер аралык, ни булса да,
Яшәү – ярарлык.
Алмаш та юк аны алдарлык.