Ана мәхәббәте сукыр
Аңа тиңнәр югы хак.
Бер риваять сөйлим әле
Шушы хакта, укып бак.

Улы яратты гүзәлне
Йөрәгенә ут капты.
Кешелексез явыз гүзәл,
Ананы читкә какты.

“Я мин, я ул, - диде иргә, –
Җитте бергә яшәргә."
Юк ит аны, ә йөрәген
Салып китер чәшкәгә.

Анасына кул күтәрде
Чарасыз калган егет.
Йөрәген куеп савытка
Китте күтәреп кереп.

Әмма тигез җирдә кинәт
Ул абынып егылды.
Ана-йөрәк телгә килде:
“И балам, - дип сыгылды. –
Авыртмадымы кай җирең?” –
Диде бик сыкрап йөрәк.
Әмма аны аңлар өчен
Ана булырга кирәк.