Бәхет ни дип сорама син,
Бәхетлеме син димә.
Йөрәгемне телгәләгән
Яраларга син тимә.

Була диме бар яктан да
Бәхетле булган кеше?
Булса да зур дәрәҗәсе,
Йөрәккә яткан эше.

Булса да бик шәп йортлары,
Катлы-катлы бүлмәләр.
Рухи тарлык, ялгызлыкта
Бармы рәхәт күргәннәр?

Байлык та бәхет китерми,
Җаның тыныч булмаса.
Балаларың, туганнарың
Хөрмәт итеп тормаса.

Гаиләң түгәрәк булса,
Шул үзе зур бәхет бит.
Кума дан-шөһрәт артыннан,
Булганына шөкер ит.