Миңа бирдең чәчәк үсентесен,
Ни өчендер сары төслесен.
Сары төсне өнәп бетермим шул,
Зәвыгымны әллә белмисең?

Бирдең дә син сары яралгыны,
Утырт, диеп, бардың китеп тә.
Сары сагышларга уралмаммы
Сәбәп булып күңелем китеккә?

Шикләремне белеп алган төсле,
Сары гөлең никтер китмәде.
Гөлләр дә бит аңлый күңелемне,
Ә кешеләр?... Исең китмәле.