Янып торган кызыл роза бирдең,
Ихлас мәхәббәтең билгесе.
Бу бүләгең тәүге саф сөюнең
Мәңге сүнмәс кайнар өлгесе.
Һәр таҗчыгын, һәр яфрагын аның
Саный-саный кулым талдырдым.
Йөрәктәге кайнар хисләремне
Розаларга төреп калдырдым.
Кулларыңа алсаң розаларны,
Аннан шушы хисләр бөркелер.
Шашып сөйгән йөрәк ялкыныннан
Кайнар ут телләре өркелер.