“Һич сине куркытмасыннар
Шүрәле, җен һәм убыр”
(Г.Тукай)
Шагыйрә, Гатина (Миргазова) Кадрия Хамит кызы 1940 елның 5 гыйнварында Зирекле авылында туган. Авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга керә һәм тарих, татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алып чыга. Гаилә хәле буенча районның төрле мәктәпләрендә эшләргә туры килә. Ун елга якын Зирекле авыл Советы рәисе вазифасын башкара. Ә поэзия белән мәктәп елларыннан бирле мавыга һәм аның шигырьләре район газетасы аша киң җәмәгатьчелеккә таныш.
Кулга каләм алып,
Һич юк иде,
Бу юлларны
Язар исәбем.
Башка максат белән
Каләм алдым
Ә ул үзе
Тезде сүзләрен